“Экологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре” секциясенең ачылуы

2012 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының фәннәр академиясендә “Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре: теория һәм практика” II Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Экологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре” секциясе үтте.
Секция модераторлары булып Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Азат Котлыйәхмәтов, ТРның фәннәр Академиясе каршындагы экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары буенча Институт мөдире Рифкать Шаһидуллин һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда тора.
“Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре” II Бөтендөнья конференциясе – Россия Федерациясендә имин көнкүрешнең мөһим шарты һәм состав өлеше буларак, экологик иминлекне тәэмин итүче нәтиҗәле системаны булдыру юлында чираттагы адым.
Секциядә РФ субъектлары һәм шулай ук якын чит ил дәүләтләренең кайберләре исеменнән галимнәр һәм белгеч-экологлар катнашты.
Котлау сүзе белән ТРның экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады.
Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры, Уфа шәһәре, “Башкортстан Республикасында каты көнкүреш калдыклары белән идарә итү системаларын камилләштерү” доклады белән чыгыш ясады.
Секциядә көнкүрешнең төрле өлкәләрендәге экологик иминлекне тәэмин итүнең төрле аспектлары турындагы барлыгы 16 доклад тыңланды һәм каралды.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International