“Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре: теория һәм практика” II Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе

2012 елның 24 феврале, җомга
28 февральдә “Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре: теория һәм практика” II Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан “Экологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре” секциясе оештырылачак.
Конференциянең максатлары – фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм инновацион эшкәртмәләрне көнкүреш иминлегенең төрле өлкәләренә кертү тәҗрибәсе белән алышу.
Секциядә түбәндәге темалар каралачак:
• Экологик иминлек өлкәсендәге сәясәт.
• Экологик иминлек – техногенез шартларында халык көнкүрешен тәэмин итүнең нигезе.
• Предприятиянең экологик эшчәнлеген оештыруның хәзерге чор юнәлешләре.
• Экологик мониторинг.
• Әйләнә- тирәдәге мохиткә транспортның йогынтысы.
• Балаларның һәм яшьләрнең экологик тәрбиясе.
• Экологик иминлекне булдыру системалары һәм чаралары.
• Сәнәгый һәм биологик калдыкларны утильләштерү.
• Радиацион куркынычсызлыкны тәэмин итү.
Секция Бауман урамының 20нче йорттында урнашкан Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә узачак. Регистрация 9:00 сәгатьтә, секция – 10:00 сәгатьтә башланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International