Экологик белем тарату очрашуы

2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

28 февральдә Комлы Кавал авыл китапханәсендә үсеп килүче буынга экологик тәрбия һәм белем тарату программасы кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе буенча дәүләт инспекторларының Лаеш муниципаль районы Комлы Кавал урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән экологик белем тарату очрашуы узды.
Чарада түбәндәге темалар каралды:
- Туган якның табигатен яңарту һәм саклауның хәзерге чор экологик карашлары.
- Кавал күленең экологик халәте һәм аның су саклау зонасында табигатьне саклау законнарын бозу очраклары.
- Комлы Кавал авылы тирәсенә утыртылган үсемлекләрң халәте һәм аларның авыл көнкүрешендәге әһәмияте.
Үз чыгышларында укучылар туган якның экологиясен, Кавал күлен һәм утыртылган үсемлекләрне өйрәнү буенча тәмамланган эш турында сөйләделәр.
Дәүләт инспекторлары Павел Сергеев һәм Рифкать Хуҗиев уткәрелгән чараның экологияне танып белү өлкәсендәге һәм туган якта булган экологик мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүдәге әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Бу чараны әзерләү һәм үткәрүдә актив катнашканнарга Кызыл китаплар һәм экологик әдәбият бирелде. Үзәк территориаль идарә материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International