Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының волейбол буенча җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелеге астында, Татарстан Республикасының башкарма власть органнары аппаратлары хезмәткәрләренең II Спартакиадасында, МВД һәм МЧС командаларын гына алга үткәреп, 3нче урынны алды.
Экологларның җыелма командасы сайлап алу туры вакытында Татарстан Президенты Аппараты, Министрлар Кабинеты һәм Җәза башкару федераль службасының Татарстан идарәсе командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп беренче урынга чыккан иде. 1/8нче финалда исә ул Татарстан Юстиция министрлыгы җыелма командасын, ә 1/4нче финалда – Татарстан Урман хуҗалыгы командасын бер үк 2:0 исәбе белән җиңде. Ярымфиналда исә Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы командасыннан җиңелде.
Өч сетлы матчта 3нче урын өчен кискен көрәш барышында, ныклы характер күрсәтеп, безнең команда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җыелма командасын 15:13 исәбе белән җиңеп чыкты.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының волейболчылар командасын лаеклы 3нче урын белән котлыйбыз. Министрлыкның актив куәтләү төркеменә дә зур рәхмәтлебез.
Министрлыклар һәм ведомстволар командаларының тулай исәбендә Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы беренче урында бара.