Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигатьне саклау буенча “Сыерчыклар килде” исемле акция - Казанның мәктәп укучылары арасында сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча бәйге башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге әйдәп баручы белгеч Индира Томаева, “Максидом” ҖЧҖ директоры вазифаларын башкаручы Виталий Мрачко, “Максидом” ҖЧҖ pr-менеджеры Дарья Сергиенко, шулай ук Казан мәктәпләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Конкурсның төп максаты - яшь буында әйләнә-тирә мохиткә сак караш һәм аны кайгырту культурасын тәрбияләү.
Бәйге 12 апрель көнне Казанда старт ала. Анда һәр мәктәп укучысы яки укучылар төркеме катнаша ала. Төп шарт - үз кулларың белән сыерчык оясы яки җимлек ясау һәм 2012 елның 20 апреленә чаклы www.maxikonkurs.ru сайтында катнашырга гариза бирү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләячәк. Жюри составына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, иҗтимагый оешмалар һәм “Максидом” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре керә.
Эшләрне сайлап алу шартлары - ниятнең үзенчәлеге һәм эшләнмәнең кошлар яшәү өчен яраклылыгы.
“Сыерчыклар килде” акциясенә нәтиҗәләр 2012 елның 22 апрелендә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында чыгарылачак. Кошлар яшәү өчен яраклы барлык эшләнмәләр шәһәр паркларында урнаштырылачак.