“Бизнес Online” эшлекле электрон газетасында интернет-конференция

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Эшлекле бергәлек белән интернет-конференция”дә “Бизнес Online” электрон газетасы укучыларының сорауларына җавап бирде.
Ике атна дәвамында укучылар “Бизнес Online” газетасы редакциясенә экология темасына үзләрен борчыган сорауларны юллаган.
Сорауларда куелган темалар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә кагылды: дәүләт экология күзәтчелеге, калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын, җир һәм су ресурсларын саклау, экологик тәрбия һ.б.лар.
Online-конференция ахырында Артем Сидоров билгеләп үткәнчә, халык белән аралашуның мондый төре мөһим һәм зарур, чөнки ул Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохит торышы турында гражданнарга тагын да күбрәк мәгълүмат бирергә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International