Бүген, республикабызның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казанның Вахитов районы буйлап рейд үткәрелде. Рейд барышында Таҗи Гыйззәт һәм Петербург урамнары тикшерелде.
Күптән түгел ачылган “Әкият” татар дәүләт курчак театрының урта ишеге турысында экологлар чүп-чар тузгып ятканны күрделәр. Төзелеш вакытында ул җирдә төзүчеләр мәйданчыгы урнашкан булган икән. Объектны тапшырганга кадәр подрядчы оешма ул урынны чистартырга һәм яшелләндерергә тиеш булган, әмма моны эшләмәгән. Хәзерге вакытта Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк техник идарәсе инспекторлары “Әкият” курчак театрын төзегән ул подрядчы оешманы ачыклыйлар, шуннан соң аңа карата административ чаралар күреләчәк.
Таҗи Гыйззәт урамында инспекторлар күп күләмдә көнкүреш калдыклары һәм биологик калдыклар өелеп яткан, ярым җимерек 10нчы санлы йортны карадылар. Үзәк идарә башлыгы урынбасары Анатолий Петровның әйтүенә караганда, монда чүп-чарны, шуның өчен көйләнгән контейнер мәйданчыкларына илтмичә, якын-тирә йортларда яшәүчеләр чыгарып түгә. Хәзерге вакытта идарә инспекторлары бу йортның хуҗасын ачыклыйлар. Кагыйдә бозган өчен аңа карата тиешле булган административ чаралар күреләчәк.