Казанны һәм шәһәр тирәләрен һавадан күзәтү

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

Узган якшәмбедә, санитар чистарту буенча экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров Казан шәһәрен һәм аның тирә-ягын һавадан күзәттеләр. Күзәтүнең максаты рөхсәт ителмәгән чүп-чар ташлау урыннарын һәм бүтән төрле закон бозуларны ачыклау иде.
Мондый һавадан күзәтүләр гадәттә шактый нәтиҗәле була. Закон бозулар исә күбрәк юл буе полосаларында, хосусый секторда, төзелеш объектларында, гараж кооперативларында һәм сату-алу урыннарында ачыклана.
Ачыкланган закон бозу урыннарына, рөхсәт ителмәгән чүплекләр урнашкан җирләрнең хуҗаларын билгеләү максаты белән, бүген берничә төркем инспекторлар җибәрелде. Закон бозучыларга карата беркетмәләр язылачак, административ чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International