Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Россия табигать инспекциясенең Татарстан бүлеге, Россия кулланучылар инспекциясенең Татарстан бүлеге җитәкчеләре, Казан шәһәре башкармасы җитәкчесе урынбасары, Казанның район башлыклары, Яшел Үзән район башкармасы җитәкчесе, Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе башлыгы, хәбәр чаралары вәкилләре белән берлектә, Казан – Дәрвишләр – Зөя маршруты буенча тимер юл буйларының санитар-экологик торышын бәяләп узды.
Бу чара шәһәр һәм район җирләрен санитар чистарту буенча Татарстанда 1 апрельдән башланган икеайлык кысаларында уздырылды.
Дүрт сәгатьлек сәфәр журналистларга һәм катнашы булган службаларга Горький тимер юлының Казан участогындагы экологик хәл белән танышырга, пычрану дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә тимер юлның бу аралыгында һәм аңа якын торган җирләрдә чисталыкның түбән булуы ачыкланды. Шулай да, хәлләр былтыргыдан бераз яхшырак булып чыкты.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча, тәртип урнаштыру өчен тиешле булган чараларның җентекле исемлеге төзеләчәк. Ун көн эчендә территорияләр чистартылырга тиеш. Үтәлешне тикшерү өчен тагын бер сәфәр оештырылачак. Тиешле эшләр билгеләнгән срокка үтәлмәгән очракта, тәртип бозучыларга иң кырыс административ чаралар күреләчәк.
Тимер юллар – Татарстан Республикасына керү капкалары ул, бу мәсьәләгә шуңа күрә зур игътибар бирелә.