Экологик десант

2012 елның 16 апреле, дүшәмбе

Бүген, икеайлык чорында Казан шәһәренең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдән килгән иң яхшы инспекторлар белән ныгытылды.
Казан шәһәрен санитар чистарту эшләрен нәтиҗәле башкарып чыгу өчен барлыгы 38 кешедән торган 9 оператив төркем оештырылды, бу төркемнәр Казанның һәр районына беркетелде. Дәүләт инспекторларына 12 автомобиль, эш өчен кирәкле бөтен нәрсәләр бирелде. Ике атна дәвамында алар экологик законнарны бозучыларны ачыклаячак, рөхсәт ителмәгән чүп-чар ташлау урыннарын теркәячәк.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары составын тулыландыру Казанны тиз рәвештә тиешле санитар-экологик торышка китерергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International