Здравушка”да “Килде ямьле яз” бәйрәме

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәренең “Здравушка” мөмкинлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Килде ямьле яз” дип аталган экологик-агарту чарасы – музыкаль бәйрәм үткәрелде, аны Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Экологик тернәкләндерү” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырган иде. Бәйрәм балаларга һәм ата-аналарга яз көннәренең бөтен гүзәллеген тоярга ярдәм иткәндер.
Алар янына кунакка “Татарстанның кечкенә принцессалары – 2012” 5нче республика матурлар һәм сәләтлеләр фестивале җиңүчесе, Казанның 86нчы мәктәбе укучысы Елизавета Калайда да килгән иде, ул үзенең “Жар-птица” дигән җырын башкарды. Тамашага “Здравушка”ның өлкән төркем балалары да җәлеп ителде, – алар шигырь сөйләделәр, җыр җырладылар, биеделәр. Бәләкәчләр исә аларны урыннардан кул чабып куәтләп торды. Яз җырларын шулай яңгыратып алгач, балаларга камырдан пешерелгән тургайлар өләшенде – һәм аларның сөенечләре чиктән ашты.
Чарада катнашучылар барысы да өйләренә министрлыктан һәм “Татарстанның кечкенә принцессалары – 2012” фестивале җиңүчесеннән бирелгән бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Экологик агарту һәм җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International