Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, видеоконференция режимында, республиканың экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссиясе утырышы булып узды, анда министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте.
Утырышта экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча тармак-ара комиссия әгъзалары; хокук саклау органнарыннан, Казан шәһәр Башкарма комитетыннан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының структур тармаклары җитәкчеләре; шулай ук төбәкләрдән, видеоконференция режимы аркылы, муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Татарстан Республикасының муниципаль район һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкның барышы турында;
– 2010- 2015 елларда Татарстанның кулланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләренә һәм башка җирләргә углерод туплый торган үсемлекләр утырту турында.
Татарстанның район һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкның барышы турында доклад белән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Экологик куркынычсызлык дәүләт инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов чыгыш ясады.
Казан шәһәренең санитар-экологик торышы һәм икеайлык кысаларында үткәрелә торган чаралар турында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров сөйләде.
Төбәкләрдән, видеоконференция режимында, Татарстанның шәһәр һәм район территорияләрен чистартуның барышы турында муниципаль район һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре хисап бирде.
Казан шәһәре җирләрен чистарту буенча башкарылган эшләр турында Казан муниципаль Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча урынбасары Александр Лобов сөйләде.
2010- 2015 елларда Татарстанның кулланылмый яткан авыл хуҗалыгы җирләренә һәм башка җирләргә углерод туплый торган үсемлекләр утырту турында Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының җир асты байлыкларыннан файдалану, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов чыгыш ясады.