Яңа Савиново районына рейд

2012 елның 2 мае, чәршәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм районнарын чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары һәм массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казан шәһәренең Яңа Савиново районына рейд үткәрелде.
Рейдта шулай ук Казанның Авиатөзүчеләр һәм Яңа Савиново районнары администрациясенең төзекләндерү бүлеге башлыгы Рөстәм Хәкимов катнашты.
Рейд барышында Яңа Савиново районының Чуйков, Адоратский урамнары һәм Сабантуй мәйданы тикшерелде.
Чуйков урамындагы балалар тудыру йортына төзекләндерү өчен тапшырылган территориядә яр буенда юл төзелеше башланган, шунда төзелеш калдыклары кулланыла, ә бу санитар-экологик нормаларга сыешмый. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан балалар тудыру йорты җитәкчелегенә төзелештә экологик чиста материаллар гына куллану турында күрсәтмә бирелде.
Адоратский урамы буенда, күл яры зонасында, Яңа-Савиново районының тулай һәм ваклап сату базары янәшәсендә, рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды. Күл яры зонасы кыш көне рөхсәтсез ташланган чүп-чарлы кар аркылы пычранган. Бу җир муниципаль милектә булганга күрә, аны Яңа Савиново районы администрациясе чистартырга тиеш.
21 һәм 28 апрельдә санитар-экологик икеайлык кысаларында узган шимбә өмәләрендә иреклеләр көче белән Яңа Савиново Сабантуй мәйданына керү юлы, Казансу ярына кадәрге подстанция территориясе чистартылган. Шулай ук 3 рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны бетерелгән. Икеайлык азагына кадәр елга яры зонасы да чистартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International