Экологик марафон

2012 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

“Язгы игелек атнасы” бөтенроссия акциясе кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, Филармония скверында “Экологик марафон” үткәрелде. Марафонга башлангычны Татарстан Иреклелекне үстерү үзәге һәм ЭКА Экологик хәрәкәте бирде.
Бу чараның максаты булып җәмәгатьчелек игътибарын табигый байлыкларны саклауга юнәлтү һәм казанлылар арасында экологик культура тәрбияләү торды.
“Экологик марафон” кысаларында һәркемгә табигатькә ярдәмнең үзенә ярашлы формасын табарга мөмкинлек бирә торган, экологик юнәлештәге чаралар үткәрелде.
“Экологик марафон”га чыгучылар:
– шәһәр өмәсендә,
– “Субботка-переработка” дип аталган бөтенроссия акциясендә,
– “Экофест” дип аталган Икенче Экологик Казан фестивалендә катнаштылар.
“Субботка-переработка” акциясе кысаларында 30 тонна макулатура җыелды.
Фестиваль барышында әйләнә-тирәлекне саклау буенча “яшел” проектлар күргәзмәсе “ЭкоИнициатива” эшләде. Фестивальдә катнашучылар өчен концерт күрсәтелде, анда яшьләрнең музыкаль коллективлары чыгыш ясады.
Казанда узган бу акцияләрдә шәһәрдә яшәүчеләр, җәмәгать оешмалары һәм башкаланың уку йортлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International