Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
Мәсәлән, министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре ветераннар янына барды, аларны Җиңү бәйрәме белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды һәм сәламәтлек, иминлек теләде.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсендә тантаналы бәйрәм чарасы, чәй мәҗлесе үткәрелде, анда Бөек Ватан сугышы ветераны, Көньяк-Көнчыгыш идарә командасының актив әгъзасы, штаттан тыш хәбәрче Рәмил Сәмигулла улы Кәлимуллинга “Җир Хартиясе” дигән истәлекле китап тапшырылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, һәлак булганнарның тормыш иптәшләрен, концлагерь тоткыннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Россиянең барлык гражданнарын Җиңү көне белән котлый, аларга тынычлык, сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет-шатлыклар тели!