Татарстанда Бердәм экология дәресе үткәрелде

2012 елның 12 мае, шимбә

Өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү, экологик белемнәрне пропагандалау һәм яшь буынга экологик тәрбия бирү максатларында, 12 май көнне Татарстанның 178,  мәктәбендә Бердәм экология дәресе үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Бу зур чара Халыкара Экологик белем бирү көненә багышланды.
Казан шәһәре Яңа Савиново районының 7нче мәктәп-интернатындагы дәресне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда үткәрде.
Дәрес башында ул мәктәп-интернатка бүләкләр – экологик әдәбият, шул исәптән Татарстанның Кызыл Китабын тапшырды.
Бу дәрестә балалар лекторны кызыксынып тыңладылар, үзенең кыргый табигать фотолары белән дөньяга танылган Ян Артюс-Бертран һәм атаклы режиссер Люк Бессон тарафыннан төшерелгән “Home” видеофильмын карадылар. Фильмда планетабызның матурлыгы һәм нәфислеге, аның турында кайгыртуның мөһимлеге, дөньядагы һәр нәрсәнең үзара бәйлелеге, табигатьне һәм бөтен Җир планетасында тереклекне саклауның һәрберебез өстендәге бурыч булуы турында сүз бара иде. Фильм да, тулаем дәрес тә үз максатларына ирештеләр дип санарга мөмкин. Дәрес соңында балалар тема буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Мәсәлән, Казан шәһәренең һәм Татарстанның экологик торышы, экологик программаларның нәтиҗәлелеге, республикабызда альтернатив энергия чыганакларыннан файдалану турында сорадылар.
Аннан соң балалар дәрестә үзләштергән белемнәре, табигатьтә үз-үзеңне тотуның иң гади кагыйдәләре һ.б.ш. турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International