Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Казан – Казан халыкара аэропорты – Зөя – Казан” маршруты буенча тимер юл буйларының һәм Казан муниципаль берәмлегенең, Яшел үзән муниципаль районының тимер юлга якын булган территорияләренең санитар-экологик торышын тикшереп узу үткәрелде.
Тикшерүдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан, Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан бүлегеннән, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан бүлегеннән, Казан районнарының башкарма комитетларыннан вәкилләр, шулай ук Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе башлыгы катнашты.
Комиссия тимер юл буйларының санитар-экологик торышын тикшерү буенча 18 апрельдә үткәрелгән беренче рейдтан соң кагыйдә бозуларның 80%ы бетерелгәнне ачыклады.
Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе җитәкчелегенә калган кагыйдә бозуларны 20 майга кадәр бетерергә дигән катгый таләп куелды.