Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, Казанның Идел буе районына рейд үткәрделәр.
Рейдта шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге башлыгы Ленар Алеев катнашты.
Рейд барышында районның Мирный һәм Борисово бистәләре арасында урнашкан иң зур кар ташлау урыны тикшерелде. Объектның мәйданы даими үсә тора, ә бу ерак түгел үсеп утырган агачларның зыянлавына китерә. Кар ташлау урынының хәзерге мәйданы 4.5 гектар тәшкил итә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторы Рифкать Хуҗиевның әйтүенчә, бу кар ташлау урыны шундый полигоннарга куела торган таләпләргә ярашмый. Мәсәлән, территориясе коймаланмаган, кар суы җир асты суларына кушылмасын өчен кирәкле каты нигезе юк, ул яктыртылмаган, чүп-чары җыелмый. Машиналар керүгә контроль булмау сәбәпле, монда каты көнкүреш калдыклары һәм шлам китереп ташлау очраклары да булгалый.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге башлыгы Ленар Алеевның әйтүенә караганда, кар ташлау урынын чүп-чардан чистарту эшләре беренче июньгә кадәр төгәлләнәчәк, ә кышкы чорга кадәр территория тулысынча коймалап алыначак.
Рейд барышында шулай ук Каенлык тикшерелде, анда төзелеш калдыкларын рөхсәтсез ташлау урыны табылды. Арытаба ул җирнең хуҗасы билгеләнәчәк һәм аңа карата административ йогынты чаралары күреләчәк.