Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Чаллы шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча матбугат рейды үткәрделәр. Анда “Шәһри Чаллы”, “Челнинские Известия” газеталарының, “РЕН-ТВ”, “Чаллы-ТВ”, “Эфир” телекомпанияләренең журналистлары катнашты
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров танышу визиты белән “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт унитар предприятиесендә (“ЦНИИгеолнеруд” ФДУП) булды. Бу чарада шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының экология һәм табигатьтән файдалану бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Тимур Акчурин катнашты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, хәбәр чаралары вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең Совет районы буйлап рейд үткәрделәр.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Әлмәт шәһәрендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясендә катнашты.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылындагы “Инженерлык челтәрләре ТКХ” предприятиесендә яңа чистарту корылмалары ачылуда катнашты.
Үзендә “Волга-М” табигатьне саклау комплексы булган “Фламинго” экоаналитик контроль судносының пландагы бер рейсында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Татарстан Дәүләт Советы 2012 елның 21 июнендә “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон кабул иткән иде, ул исә 2012 елның 1 августыннан башлап табигатьне саклау буенча Татарстан дәүләт инспекторларына административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә беркетмәләр төзү вәкаләте бирүне күздә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мотор ягулыкларының җиңел фракцияләрен тоту корылмасы булган автоягулык станциясен (АЗСны) багышлауда катнашты (Казанның Нокса үрендә). Корылманың экологик максатчанлыгы турында анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров сөйләде.
28 июльдә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Өйләнешүчеләр паркы территориясен чистарту буенча шимбә өмәсе үткәрелде, анда “Яшел патруль”, “Эш лигасы”, “ЭКА”, “Бүтәнгә булыш”, “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” җәмәгать оешмалары, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Казанда яшәүчеләр катнашты.