Өслек суларына мониторинг

2012 елның 13 августы, дүшәмбе

Үзендә “Волга-М” табигатьне саклау комплексы булган “Фламинго” экоаналитик контроль судносының пландагы бер рейсында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Рейдта шулай ук министрның беренче урынбасары в.б. Андрей Калайда, эшләр идарәчесе Рәшит Хөсәенов, Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев катнашты.
1996 елдан бирле елгаларның һәм сусаклагычларның торышына экоаналитик контроль өчен “Фламинго” теплоходына урнаштырылган “Волга-М” табигатьне саклау комплексы файдаланыла. Ул суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минераллашу кимәлен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) ике тирәнлектә өзлексез үлчәп бара торган батырмалы датчиклар системасы белән җиһазланган. Әнә шуның белән министр Идел елгасында онлайн режимда танышты.
Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән су алынып борттагы җәһәт химик анализ приборларына бирелә, аларда исә агымлы һәм агымлы-инжекторлы анализаторлар ярдәмендә судагы пычраткыч матдәләрнең (нефть продуктларының, нитрат, нитрит, фосфат, фторид, хлорид, аммоний, бакыр ионнарының һ.б.ш.) концентрациясе өзлексез ачыклана. “Дон” аппараты белән су өстендәге нефть продуктлары ерактан торып табыла, ультратавышлы зондлау системасы белән су төбе тикшерелә, судагы пычранган катламнар һәм чит катнашмалар ачыклана.
Комплекс составында кулланыла торган автоматик анализ аппаратурасы Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан сусаклагычларның зур акваторияләрен тулаем характеристикалар һәм регион өчен өстенлекле булган берничә конкрет гидрохимик характеристика буенча контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
Кабул ителгән “Экоаналитик контроль буенча чаралар планнары”на ярашлы рәвештә, ел саен Татарстанның бөтен акваторияләрен үз эченә алган маршрутлар буенча экспедицияләр үткәрелә. Маршрутларның тулай озынлыгы 2000 км.дан артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International