Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Әлмәт шәһәрендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясендә катнашты.
Бу чарада шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Гүзәл Еремеева, предприятиеләр, учреждениеләр, яшьләр оешмалары һәм партияләр җитәкчеләре катнашты.
Шәһәрнең “Татарстан нефтенең 60 еллыгы” паркында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга 80 мәктәп портфеле тантаналы рәвештә тапшырылды.
Традицион “Мәктәпкә җыенырга булыш” республика хәйрия акциясе 2012 елның 1 августыннан 25 августына кадәр, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” политик партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе башлангычы белән үткәрелә.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе материаллары буенча