Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, хәбәр чаралары вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең Совет районы буйлап рейд үткәрделәр.
Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясында каралган вәкәләтләр кысаларында Торф бистәсе тикшерелде. Бистәнең контейнер мәйданчыгы янында инспекторлар көнкүреш калдыкларын күпләп ташлауны ачыкладылар.
Казансу яры буйлап 40тан артык бакчачылык ширкәте урнашкан. Торф бистәсе аша үткәндә бакчачылар көн саен контейнер мәйданчыгы янына көнкүреш калдыклары ташлыйлар. Тикшерүләр “Виктория”, “Төзүче”, “Казансу”, “Имәнлек”, “Чиялек”, “Йөзьеллык” бакчачылык ширкәтләреннән көнкүреш калдыклары чыгаруның тиешенчә оештырылмаганын күрсәтте. Контейнер мәйданчыклары булмау, каты көнкүреш калдыклары җыю урыннарының уңайсыз урнашуы бакчачыларны көнкүреш чүп-чарларын Казанга табангы юл буена ташларга мәҗбүр итә, һәм бу күренеш инде киң таралган. Калдыкларга карата ширкәтләрдәге мондый мөнәсәбәт каты көнкүреш калдыкларының арта баруына һәм якын-тирә бистәләрдән чүп-чар чыгару графигын бозуга китерә. Бу исә, үз чиратында, гражданнарның күп санда зарлануына һәм торак комплекс территориясенең ямьсез күренешенә сәбәп була.
Үзәк территориаль идарә инспекторлары әйтеп үтелгән бакчачылык ширкәтләрендә көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча килешү бурычларының үтәлеш дәрәҗәсен тикшерергә ниятлиләр. Көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу фактлары ачылган очракта, бакчачылык ширкәтләренең рәисләре исеменә ТР КоАП ст.3.6 буенча административ хокук бозулар турында материаллар төзеләчәк, анда исә вазифа башкаручы затка 30 000 сумга кадәр, ә юридик затка 500 000 сумга кадәр штраф салу каралган.