Рус Акташы авылында яңа чистарту корылмалары ачылды

2012 елның 17 августы, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Әлмәт муниципаль районының Рус Акташы авылындагы “Инженерлык челтәрләре ТКХ” предприятиесендә яңа чистарту корылмалары ачылуда катнашты.
Ачылу тантанасында шулай ук Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов та катнашты.
4.2 мең кеше яшәгән Рус Акташы авылы өчен яңа чистарту корылмалары төзү проблемасы күптән килеп туган иде инде. 1997 елда файдалануга тапшырылган иске чистарту корылмалары әлегәчә авария хәлендә эшләделәр, проектта каралган технология үтәлмәде, нәтиҗәдә Зәй елгасына юынтык сулар белән ага торган пычраткыч матдәләр күләме нормадан күпкә артык булды.
Әлмәт район башкарма комитеты тарафыннан Рус Акташы авылы өчен яңа биологик чистарту корылмалары проектлау һәм төзү турында карар кабул ителде. Корылмаларны реконструкцияләү проектының кыйммәте 45 млн сум тәшкил итте. Финанслау республика бюджетыннан һәм җирле бюджеттан, шулай ук Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының бюджеттан тыш чараларыннан башкарылды.
Чистарту корылмаларын кулланышка кертү региональ әһәмиятле табигать һәйкәле булган Зәй елгасына пычраткыч матдәләр ташлауны күпкә киметергә һәм районның экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә материаллары буенча

Белешмә өчен. “Торак-коммуналь хуҗалык” предприятиесе (Инженерлык челтәрләре) Әлмәт муниципаль районы Рус Акташы авылындагы эшчәнлекләрдән барлыкка килгән хуҗалык-фекаль юынтыкларны чистарту буенча корылмалардан файдаланганда Зәй елгасына юынтык суларны оешкан төстә ташлауны башкара.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча материаллар Әлмәт шәһәр прокуратурасына тапшырылып, 2007 елда Торак-коммуналь хуҗалык (Инженерлык челтәрләре) предприятиесе директорына карата РФ ҖК 1ө. 246ст. буенча №482364 җинаять эше кузгатылды. Предприятие чистарту корылмаларының нәтиҗәле эшләвен торгызу буенча һәртөрле чаралар күрде, тик алар көтелгән нәтиҗәгә – Зәй елгасына пычраткыч матдәләр ташлауны киметүгә китермәделәр, чөнки юынтык суларда аммонийның һәм фосфатларның югары микъдары күзәтелә иде.
Төзелешне Әлмәт ш. “Арслан” ҖЧҖ подряд оешмасы алып барды, көйләү-җибәрү эшләрен Казан ш. “Эко-Инжиниринг” ҖЧҖ, “КЭР Автоматика” ҖЧҖ башкарды.
Ачылу тантанасында Артем Сидоров чистарту корылмаларын кулланышка кертү региональ әһәмиятле табигать һәйкәле булган Зәй елгасына пычраткыч матдәләр ташлауны күпкә киметергә һәм районның экологик торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде.
Белешмә өчен.
Зәй елгасы Каманың аерата пычранган кушылдыкларына керә. “Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг идарәсе” белешмәләре буенча, Зәй елгасы сулары “пычрак” дип бәяләнә, сыйфаты 4нче класска туры килә.
Зәй елгасын аеруча нык пычратучылар булып торалар:
“Бөгелмә-Водоканал” ҖЧҖ: Бөгелмә һәм Карабаш участоклары;
Лениногорскиның “Водоканал” ҖЧҖ – Зәй елгасының Камышлы кушылдыгын пычрату;
“Әлмәт-Водоканал” ААҖ;
Әлмәт районы Рус Акташы авылындагы “Инженерлык челтәрләре” торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International