Казанның Вахитов районына матбугат рейды

2012 елның 10 августы, җомга

Татарстан Дәүләт Советы 2012 елның 21 июнендә “Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон кабул иткән иде, ул исә 2012 елның 1 августыннан башлап табигатьне саклау буенча Татарстан дәүләт инспекторларына административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә беркетмәләр төзү вәкаләте бирүне күздә тота.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, хәбәр чаралары, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы вәкилләре катнашында, Казан шәһәренең Вахитов районына рейд үткәрелде. Рейд барышында шәһәр халкының күпләп ял итү урыны булган “Локомотив” пляжы һәм аның тирә-ягы тикшерелде.
Инспекторлар тарафыннан транспорт чараларын агачлыкларда туктату, җитештерү һәм куллану калдыкларын сулык саклау зоналарына, яр буе яшеллек полосаларына, юл өстенә ташлау очраклары, шулай ук Муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләрендә теркәлгән экологик нормаларны башкача бозулар ачыкланды.
Транспорт чараларын туктату кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелде. Үзәк идарә инспекторлары шулай ук җитештерү һәм куллану калдыкларын юл өстенә ташлаучыларның кемлеген, шул җирләрнең кем милкендә булуын ачыклыйлар. Кагыйдә бозу фактлары буенча тиешле административ чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International