Чаллыда матбугат рейды

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Чаллы шәһәрендә табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча матбугат рейды үткәрделәр. Анда “Шәһри Чаллы”, “Челнинские Известия” газеталарының, “РЕН-ТВ”, “Чаллы-ТВ”, “Эфир” телекомпанияләренең журналистлары катнашты.
Чаллы шәһәре территориясен тикшерү барышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсенә караган шундый закон бозу ачыкланды: “Орган залы” бинасы янындагы территория агач һәм битум калдыклары, эштән чыккан майлар, майлы чүпрәкләр һ.б.ш. белән чүпләнгән булып чыкты. Шул факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды.
Рейд барышында шулай ук Чаллы шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын газонда тоту очраклары да ачыкланды. Шул фактлар буенча физик затларга КоАП РТ 3.6 ст. нигезендә 2 беркетмә төзелде.
Кама буе территориаль округы материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International