Казансу буйлап рейд

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров табигатьне саклау инспекторларының су объектларын саклау буенча булган пландагы бер рейдында катнашты. Аның барышында Казансу елгасы акваториясенә рөхсәтсез юынтык су түгү һәм яр буйларын чүпләндерү очраклары тикшерелде.
Рейдта шулай ук Дәүләт экологик контроль инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов, Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров катнашты.
Казансу акваториясен тикшерү барышында региональ дәрәҗәле табигать һәйкәле булган “Рус-немец Швейцариясе аймагы” территориясендә һәм Гаврилов урамы буйлап елганың уң ярының каты көнкүреш калдыклары белән чүпләнүе ачыкланды. Үзәк территориаль идарә Казансу елгасы ярларының чүпләнүе мәсьәләсен аерата контрольгә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International