Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров танышу визиты белән “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләт унитар предприятиесендә (“ЦНИИгеолнеруд” ФДУП) булды. Бу чарада шулай ук Татарстан Министрлар Кабинетының экология һәм табигатьтән файдалану бүлеге башлыгы Марат Фәсхетдинов һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Тимур Акчурин катнашты.
Очрашуда Татарстанда геология тармагын үстерү, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән “ЦНИИгеолнеруд” арасында арытаба хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде.
“Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” Россия Федерациясе табигый байлыклар министрлыгының руда булмаган файдалы казылмаларның минераль-чимал базасын геологик өйрәнү, яңадан торгызу һәм куллану, геологик эзләү эшләрен фәнни-методик тәэмин итү өлкәсендәге төпке фәнни оешмасы булып тора.
Институт Россия Федерациясе территориясендәге руда булмаган файдалы казылма объектларын прогнозлау, геологик-экономик һәм аналитик-технологик бәяләү; металл булмаган файдалы казылмаларның кискен дефицитлы төрләрен геологик эзләү эшләрен фәнни-методик, аналитик һәм технологик тәэмин итү; тау токымнарының һәм руда булмаган чимал яткылыкларының матди составын өйрәнүнең инновацион методикаларын һәм технологик схемаларын төзү; металл булмаган казылма объектларны прогнозлау, эзләү һәм оператив төстә геологик-экономик бәяләү; геологик эзләү эшләрен үткәрү этапларының һәм стадияләренең методик нигезләрен төзү; руда булмаган файдалы казылмаларның минераль-чимал базасын геологик өйрәнү, яңадан торгызу һәм куллануның стратегиясен төзү буенча тикшеренүләр алып бара.