28 июльдә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Өйләнешүчеләр паркы территориясен чистарту буенча шимбә өмәсе үткәрелде, анда “Яшел патруль”, “Эш лигасы”, “ЭКА”, “Бүтәнгә булыш”, “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” җәмәгать оешмалары, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, Казанда яшәүчеләр катнашты.
Өмә барышында парк территориясе коры-сарыдан, чүп-чардан һәм чүп үләннәрдән чистартылды. Чарада катнашучылар шулай ук үләнне чаптылар һәм яшь агачларның төпләрен казыдылар.
Өйләнешүчеләр паркын төзекләндерү эшләре сентябрьгә кадәр барачак. Шул дәвердә аның 2 гектарында җәмәгать оешмалары активистлары чәчәкләр утыртачак, эскәмияләр, паркның исеме язылган аркалар, чүп савытлары, шлагбаумнар куячак,
Арытаба җәмәгать оешмалары активистлары паркның 8 гектарлы бөтен җирен дә төзекләндерү проектын төзергә исәплиләр. Шуның белән, парк ачылганнан бирле монда ылыслы, яфраклы агачлар һәм куаклар утырта торган яңа өйләнешүчеләрне тагы да ныграк җәлеп итүгә, шул традицияне яңартуга өмет баглыйлар.