Нәни Мисс Экология

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Казанда “Татарстанның нәни Принцессасы 2013” республика матурлык һәм талантлар фестивале булып узды, анда 5 яшьтән 13 яшькәчә булган кызлар катнашты.
Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында “Нәни Мисс Экология” номинациясе игълан ителде. Анда җиңүчеләр Елизавета Калайда һәм Юлия Гречнева булды. Дипломнарны һәм истәлекле призларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова тапшырды. Фестивальнең “Дөньяны яхшырак итик!” дигән бер этабында анда катнашучылар һәм аларның туганнары Татарстанның шәһәр урамнарын җыештыруда катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International