Балалар оешмалары лидерлары очрашуы

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Яшь гражданнарның IV форумы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республиканың 20 балалар оешмасы лидерларының – “Экологик тәрбия” Форумы мәйданчыгында катнашучыларның түгәрәк өстәле булып узды. “Балалар оешмалары берлеге” җәмәгать оешмасы оештырган бу түгәрәк өстәлдә Форумда катнашучылар табигать саклау һәм экологик белем бирү юнәлешендәге үз проектларын күрсәттеләр.
Күрсәтелгән проектлар исемлеге:
1. “Татарстан Республикасының Яшь эколог көне” – Ксения Борисова.
2. “Шәһәрнең киләчәге үз кулыбызда” – Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге.
3. “Авылымның экологик проблемалары” – Казан шәһәренең Медик-фармацевтик колледжы.
4. “Тереклек үсентесе” – Татьяна Бирюкова, Нурислам Гобәев һәм Лилия Паймухина – “Татарстан Республикасы балалар оешмалары берлеге” җәмәгать оешмасының Әлмәт филиалы.
5. “Көнкүреш калдыкларын утильләштерү” – Надежда Морзаева – Казан шәһәренең Медик-фармацевтик колледжы.
6. “Феникс” шәһәр орнитологик проекты – Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге.
7. “Казан шәһәре проблемаларының кайбер аспектлары” – Карен Лаврентьев – Казан шәһәренең Медик-фармацевтик колледжы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International