Казан базарларына рейд

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
25 апрельдә, республикада үткәрелә торган икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Казан базарларына пресс-рейд оештырды. Инспекторлар шәһәрнең Идел буе һәм Мәскәү базарларының санитар-экологик торышын тикшерделәр. Идел буе районында министрлык хезмәткәрләре калдыкларны җыю һәм саклау тәртибен бозуның берничә очрагын ачыклады. Шулай ук, аларның әйтүенчә, киоскларның һәм сәүдә мәйданнарының урнашуы экологик таләпләргә туры килми. Бу очракта базар хуҗаларын РФ административ хокук бозулар кодексының (КОАП) 3.6 статьясы буенча 500 мең сумга кадәр штраф көтә. Шулай ук РФ КОАП 8.2 статьясы буенча базарның эшен 90 көнгә туктатып тору мәсьәләсе дә карала.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мәскәү базарында чүп-чарлану тапмадылар. Автомобильләрне яшел зонада тоткан өчен актлар төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International