Пресс-рейд

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
Бүген, Татарстанда үткәрелә торган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Горький тимер юлы территорияләре буйлап пресс-рейд үткәрелде. Тимер юл полосасының һәм якын-тирәдәге Казан шәһәре, Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләренең санитар торышын тикшереп узуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, Казан районара табигать саклау прокуратурасы белгечләре, Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе, Горький тимер юлы хезмәткәрләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Алар Казан – Зөя – Юдино – Дәрвишләр – Вахитов – Аэропорт маршруты буенча электричкада уздылар. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторларының әйтүенчә, санитар-экологик икеайлык чорында бу территориядә 20ләп чүп-чар өеме табылган. Актлар төзелгән, чүплекләрне бетерү буенча эш алып барыла. Муниципаль берәмлек вәкилләренә участокларны 1 майга кадәр тәртипкә китерү бурычы куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International