«Җир – кешелекнең бишеге»

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасында Бөтендөнья Җир көненә багышланган чаралар булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан җәмәгатьчелек һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Министрлык башлангычы һәм “Горводзеленхоз” ярдәме белән Казанның ике уку йортында – 20нче гимназиядә һәм 5нче лицейда төзекләндерү һәм яшелләндерү акцияләре уздырылды. Бу уку йортларына “Горводзеленхоз” куаклар һәм чәчәкләр утырту өчен үсемлек грунты бүлеп бирде. 5нче лицейда “Яшь эколог мәктәбе” тыңлаучылары өчен “Җир – кешелекнең бишеге” дигән экологик агарту чарасы үткәрелде, анда һәр укучы бала мәктәп территориясенә үз үсемлеген алып килеп утыртачак һәм аны үзе карап үстерәчәк, дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International