«Җир – Галәм яңагында яшь» экологик конференциясе

2013 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
24 апрель көнне Чистай районы Үзәк китапханәсендә “Җир – Галәм яңагында яшь” дигән экологик конференция булып узды. 1нче гимназиянең 3нче класслары һәм “Кадет эко-патруле” экологик отряды укучылары өчен булган бу чараны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре үткәрде.
Катнашучыларга алар Татарстанның тыюлыклары турында сөйләделәр һәм викториналар үткәрделәр. Балалар үзләренең агачлар, гөмбәләр, үләннәр турындагы белемнәре белән уртаклаштылар.
Конференция соңында Чистай Үзәк китапханәсе коллективы Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышланган экологик чараларда актив катнашканы өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Идел-Кама территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International