Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Владимир Кириллов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Исегезгә төшерәбез: Владимир Кириллов Казанга Татарстанда калдыклар белән идарә итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырыш үткәрү өчен килгән иде.
Бүгенге очрашу барышында Владимир Кириллов һәм Рөстәм Миңнеханов җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендәге хәлләр, калдыкларны утильләштерүнең күп кенә экологик аспектлары турында сөйләштеләр. Атап әйткәндә, Рөстәм Миңнеханов регионнарның проблемаларына Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ягыннан булган игътибар өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук: бүген, Казан Универсиадасы алдыннан, Татарстан Республикасы калдыкларны җыю, утильләштерү, заманча идарәләү мәсьәләләренә җитди игътибар бирә, дип белдерде.
Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Россия Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Думаның табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экологик буенча Комитеты әгъзасы Фатих Сибгатуллин, Россия Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Думаның оборона буенча Комитеты әгъзасы Ринат Хәеров катнашты, “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсенең торышы” дигән доклад белән Татарстан Республикасы буенча Россия табигать күзәтчелеге идарәсе башлыгы Фәрит Хәйретдинов чыгыш ясады, экология темасының төрле яклары турында докладлар белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Видеоматериал
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International