III Идел буе экологик атнасы

2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Июнь башында Ульяновск өлкәсендә III Идел буе экологик атнасы, аның кысаларында исә “Идел буе Федераль округында экобизнес” дигән форум һәм регион-ара күргәзмә уздырылачак. Форум пленар утырыш һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала, аларда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы делегациясенең дә катнашуы күздә тотыла. “Идел буе Федераль округында экобизнес” регион-ара күргәзмәсендә предприятие һәм оешмаларның табигатьтән рациональ файдалану һәм экология буенча инновацион эшләнмәләр өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләре тәкъдим ителәчәк.
Ульяновск өлкәсе Урман хуҗалыгы, табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International