Гаилә корсаң – агач утырт

2013 елның 6 мае, дүшәмбе
Безнең илдә борын-борыннан туй көнендә агач утырту гадәте булган. Шулай итеп, өйләнешүчеләр үзләренең киләчәк бәхетләренә һәм гаилә иминлегенә нигез салганнар.
Хәзерге вакытта мондый матур һәм тирән мәгънәле гадәт инде онытылган... Минзәлә районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өйләнешүчеләрнең агач утыртуын яңадан тормышка кайтарырга булдылар. Мәхәббәт һәм бәхет агачын беренче башлап Эдуард һәм Заринә Шакировлар гаиләсе утыртты. Ул агач озын-озак гаилә бәхете символы булыр дип фараз итәбез!
Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе белешмәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International