Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының программ продуктлары тәкъдим ителде
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының программ продуктлары тәкъдим ителде. Атап әйткәндә, – “Татарстан Республикасының экологик картасы” геоинформацион системасы, “Халык контроле” дәүләти информация системасы. Кунакларны министр Артем Сидоров тәбрикләде.
2012 елда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы катнашында, “Татарстан Республикасының экологик картасы” системасы төзелгән иде. Хәзерге вакытта ул “Дәүләти экологик контроль”, “Рөхсәтсез чүплек урыннарына мониторинг”, “Табигать саклау чаралары”, “Әйләнә-тирәлекнең торышына мониторинг”, “Әйләнә-тирәлекнең торышын бәяләү”, “Аерата саклаулы табигый территорияләр” дигән 6 тармак системадан тора.