Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: Калдыклар белән нәтиҗәле эш итүне тәэмин итәрлек тулы кыйммәтле көйләү системасы, сәүдә һәм администрация инструментлары җыелмасы булдырырга кирәк
2013 елның 29 апреле, дүшәмбе
Экологик проблемаларны чишүгә Татарстан Хөкүмәте эшендә зур өстенлек бирелә. Бу турыда бүген республикада калдыклар белән эш итүнең бердәм комплекслы системасын оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы бу киңәшмә Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Аны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе
Владимир Кириллов
алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты.
Атап әйткәндә, Владимир Кириллов Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасына чакырганы өчен рәхмәт белдерде. “Бу киңәшмә беренче буларак Татарстанда уздырыла, арытаба Россиядә калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы буенча мондый киңәшмәләр федераль округларда үткәреләчәк”, – диде. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, 2013 елның Россиядә Әйләнә-тирәлекне саклау елы дип, ә Татарстанда Экологик культура елы дип тә игълан ителүен искәрде.
“Экологик проблемаларны чишүгә безнең Хөкүмәтнең эшендә зур өстенлек бирелә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Калдыклар җыелу проблемасы бүген бигрәк тә көн үзәгендә, – бөтен ил буенча да, регионнарда да, республикабызда да. Ел саен 8-9 млн тонна калдык барлыкка килә, шуның 1 млн тоннасы – көнкүреш калдыклары, 1 млн тоннасы – индустрия калдыклары, 6 млн тоннасы – терлекчелек калдыклары. Дөресен әйтергә кирәк, без бервакытны бу проблема белән шактый шөгыльләндек, 10-15 ел элек 50 каты көнкүреш калдыклары полигоны, 662 санкцияле чүплек төзелде һәм эшләп тора. Үкенечкә каршы, бу объектларның тулу темплары бик югары.”
Рөстәм Миңнехановның әйтүенчә, калдыклар белән эш итүнең Татарстанда булган хәзерге системасы күбесенчә аларны полигоннарда күмүгә нигезләнә. “Хәлне үзгәртергә кирәк, – диде ул, – калдыклар белән нәтиҗәле эш итүне тәэмин итәрлек тулы кыйммәтле көйләү системасы, сәүдә һәм администрация инструментлары җыелмасы булдырырга кирәк. Калдыклар белән эш итүнең бердәм комплекслы системасын төзергә кирәк.”
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда пилот проекты әзерләнде, проект кысаларындагы төп программ чаралар калдыклар белән эш итү буенча махсус үзәк төзүне күздә тота, аңа полигон, сортлау станцияләре, калдыкларны эшкәртү производствосы үзе һәм экотехнопарк керәчәк”, – дип белдерде. – “Бу бик кызыклы проект, һәм без сездән дә бәя алырга теләр идек, – диде ул, Владимир Кирилловка мөрәҗәгать итеп. – Аннан тыш, Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең республика программасы да әзерләнгән, һәм якын араларда без аны кабул итәргә тиешбез.”
Татарстан Президентының әйтүенчә, бүген калдыклар белән эш итү буенча “Электрон экология” бердәм мәгълүмат системасын булдырырга кирәк. Бу сегмент шулай ук бик мөһим, чөнки калдыкларның хәрәкәтен максималь үтә күренмәле итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов калдыклар белән эш итү культурасын күтәрүнең, аларны җыю һәм эшкәртүнең яңа системасына аерым тукталды.
Татарстанда бүген нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе, машина төзү кебек югары үскән тармаклар бар, һәм аңлашыла ки, – алар экологиягә авырлык китерәләр, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, республиканың нормаль экологик торышын системалы эшләү һәм дөрес юллар табу гына тәэмин итәчәк. Ул Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчелеген “Татарстан барлык экологик проектларда да актив катнашачак”, дип ышандырды.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте мәгълүматы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
ТР Геоүзәге белгечләре судан файдалану килешүләрен һәм җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнен сөйләячәк
Экология министрлыгы барлык теләүчеләрне “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре үткәрәчәк семинарларда катнашырга чакыра.
2
апрель, 2026 ел
Яшь эшмәкәрләрне һәм экологларны “Планета – безнең байлыгыбыз” конкурсында катнашырга чакырабыз
2026 елның 19 маена кадәр “Планета - безнең байлыгыбыз” Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү ачык, ул “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге актив яшьләр чакырыла.
Экологлар Мамадыш районында файдалы казылмалар чыгаручы компаниядә хокук бозу очрагын ачыклаган
Элегрәк Кама буе идарәсе белгечләре Мамадыш районындагы “Южно-Отаркинское-3” ятмасында файдалы казылмалар чыгаручы “Дорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
Экология министры Азат Җиһаншин “ЭНЕРГОПРОМ” форумында катнаша
1 апрельдән 3 апрельгә кадәр “Казан Экспо”да “ЭНЕРГОПРОМ” Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз