Яшь экологлар экскурсиясе

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы һәм Экологик белем көне кысаларында Казан шәһәренең 5нче лицеендагы яшь эколог мәктәбе тыңлаучылары һәм аларның ата-аналары Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгына бардылар. Экологик агарту экскурсиясен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырды.
Укучылар тыюлыкның дендрариенда да булдылар. Дендрарий мөдире Виктор Иванов аларга бу табигый һәйкәлнең барлыкка килү тарихын сөйләде. Экспозицияләрне төзүгә географик принцип салынган, ягъни анда үсемлекләр “Америка”, “Европа”, “Азия” дигән өч секциягә урнаштырылган. Мәктәп балаларына монда дөньяның иң сирәк үсемлекләре турында да сөйләделәр. Музейга мавыктыргыч экскурсияне исә директорның идарә, экологик агарту һәм туризм буенча урынбасары Елена Унковская үткәрде. Тыюлык коллекциясендә үзләренә хас табигый тирәлеккә куелган 50дән артык хайван карачкысы бар икән. Экскурсия барышында яшь экологлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.
Азакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының белешмә-аналитика эшчәнлеге идарәсенең башкаручы киңәшчесе Елена Гыйльмеҗанова яшь эколог мәктәбенең барлык активистларына Министрлыктан бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International