Бакчачылык ширкәтләре буйлап пресс-рейд

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
15 майда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының бакчачылык ширкәтләренә пресс-рейд оештырдылар. Алар тарафыннан табигать саклау законнарын һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның берничә очрагы ачыкланды. “Вишенка” бакчачылык ширкәте рәисенә контейнерлар һәм аларны куярга бетонлы мәйданчыклар булмаган өчен 15 мең сум күләмендә штраф салыначак. Бозу кабатланган очракта штраф суммасы икеләтә арта. “Вишенка” рәисенең аңлатуынча, контейнерларны 1 июньдә – дача сезоны ачылганда куярга ниятләгәннәр. Ләкин дачниклар сезонны май башыннан ук ачкан.
Инспекторлар шулай ук өстәмә кишәрлекләр ясау өчен яр буе полосасына законсыз рәвештә туфрак өю фактын да таптылар. Акт төзелеп, Табигать саклау прокуратурасына тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International