Инспекторларның яңа составы килде

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Экологик икеайлык дәвам итә. Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бинасы янында республика территориаль идарәләре инспекторларының Казанга шәһәрнең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен килгән яңа составы сафка тезелде. Инспекторлар экологик закон бозучыларны ачыклаячак, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарына инвентаризация үткәрәчәк. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә составын ныгыту буенча чаралары Казанны кыска срокларда тиешле санитар-экологик торышка китерергә мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International