Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
Экосистемаларны үстерү. Дөнья тәҗрибәсе
2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Халыкара Табигать саклау берлегенең Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр университеты профессоры Калев Сепп Казан (Идел буе) федераль университетында булдылар. Кунакларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров озата йөрде. Университет хезмәткәрләре белән очрашу һәм зоологик музейны карау оештырылды. Пит Уит һәм Калев Сепп вузның укытучылары һәм студентлары алдында чыгыш ясадылар.
Чара “Бердәм экологик дәрес” экологик агарту акциясе кысаларында узды. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Халыкара Табигать саклау берлеге экспертларының республикага үзләренең 50 илдәге эш тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен чакырылган булуларын әйтте. (Аерым алганда – климат үзгәрү өлкәсендәге казанышлары, Европадагы, Татарстандагы эшләре (Зөя мәдәни-тарихи комплексына ЮНЕСКО статусы бирү) турында.) 2015 елда Татарстан, федерациянең иң алдынгы субъекты буларак, биологик төрлелекне саклау буенча Халыкара конгрессны үзендә кабул итәргә әзер, дип белдерде.
Шул халыкара чара темасына Калев Сепп та кагылып узды. Аның сүзләренчә, Казанда дөньякүләм конгресс оештыруны тикшерү – аның Татарстанга килүенең төп максаты булып тора. “Дөньяда борчулы проблемалар бик күп, төп замана трендларының берсе – климат үзгәрү, ә иң проблемалы мәсьәлә – биологик төрлелекнең кимүе. Моннан тыш, океанның пычрануы бик җитди проблема булып тора”, – дип белдерде ул. Килеп туган хәлдән чыгуның бер ихтимал юлы турында исә галим болай диде: “Экологик һәлакәтне булдырмау өчен җитештерү чистарак була барырга тиеш, барлык илләр бу юнәлештә күмәкләшеп эшләргә тиешләр. Безгә фәнни белемнәр кирәк, чөнки яңа үсеш, яңа технологияләр белән бергә еш кына яңа мәсьәләләр дә барлыкка килә.”
Пит Уит, үз чиратында, климат үзгәрү проблемалары белән көрәштә төп рольне экосистемалар белән идарә итү уйный, дип белдерде. “Кешеләр бүген экология проблемаларын бик еш телгә алалар, без исә шактый күп мөмкинлекләр белән уртаклаша алыр идек. Әлбәттә, ул проблемаларга каршы экосистемалар белән идарә итү аркылы көрәшергә мөмкин. Монда сездә нефть чыгарыла, бу зыян китерергә мөмкин, ләкин бездә аерым төр технологияләр кулланганда зыянны булдырмый калу мисаллары бар. Экосистемалар белән идарә итү экологик ялгышларны төзәтергә юл ача”, – диде ул.
Татарстанга эш визиты барышында Халыкара Табигать саклау берлегенең Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр университеты профессоры Калев Сепп Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында да булдылар, монда Министр Артем Сидоров белән очрашу булып узды, аның соңында Казан шәһәре буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде.
К(И)ФУ матбугат хезмәте материалы файдаланылды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
декабрь, 2025 ел
Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары Кыш Бабайга Яңа елны коткарырга булыштылар
Күркәм традиция буенча Экология министрлыгында ведомство хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.
Зеленодольск районында зур чүплек теркәлде
Үзәк идарә инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, Зеленодольск районы территориясен тикшерделәр.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белгечләре нефть продуктларының агып чыгуын бетерү буенча комплекслы өйрәнүләрдә катнаштылар
Чаралар Зәй районында узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм 480 000 сум күләмендә зыянны капларга йөкләде
ТР Экология министрлыгына Алабуга районында табигатьне саклау законнарын бозу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары бу урынга барып, җитештерү һәм куллану калдыкларын Буга елгасының су саклау зонасы территориясенә ташлау фактын расладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз