Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара табигать саклау берлеге комиссиясе рәисе белән очрашты

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара табигать саклау берлегенең экосистемалар белән идарә итү комиссиясе рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты. Татарстанның Хөкүмәт йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, республиканың урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев катнашты.
Пит Уит белән Калев Сеппны сәламләп һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков: “2015 елда Казанда экосистемалар һәм мәдәни ландшафтлар белән идарә итү буенча беренче Халыкара конгрессны уздыру – бик кызыклы нәрсә. Ул, берсүзсез, республика өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә зур әһәмиятле халыкара вакыйга булачак. Татарстан Экология министрлыгы конгрессның форматын билгеләү буенча үзенең федераль коллегалары белән эшне башлап җибәрде инде, һәм ышанам ки, без ул чараны югары дәрәҗәдә үткәрербез”, – дип белдерде.
Очрашу барышында анда катнашучылар конгрессны әзерләү һәм үткәрүнең кайбер нечкәлекләрен тикшерделәр, бу юнәлештә алдагы адымнарны билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International