Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Пит Уит һәм Калев Сепп белән очрашты

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Халыкара табигать саклау берлегенең (ХТСБ) Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе Рәисе Пит Уит һәм Эстония Социаль фәннәр, табигый-мәдәни ландшафтларны һәм табигый мирасны саклау һәм идарә итү университеты профессоры Калев Сепп белән очрашты.
Узган елның октябрендә Калев Сепп Татарстанга Халыкара табигать саклау берлеге – ЮНЕСКО каршындагы консультатив оешма эксперты буларак, Болгарны һәм Зөяне ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эшләре белән килгән иде. Ул чакта Калев Сеппның игътибар үзәгендә Зөя утрау-шәһәре булды, бу объект турында ул Халыкара мирас комитеты өчен нәтиҗәләр әзерли иде.
Очрашу башында кунаклар Татарстанның үзләре инде булган күренекле урыннары – Зөя, Раиф монастыре, Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгы, Казан Кремле турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Миңтимер Шәймиев Калев Сеппның узган килүендә Казанда ХТСБ эгидасы астында Халыкара конгресс үткәрү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне фикер алышуга тәкъдим итүе, ул тәкъдимнең Президент, республика Хөкүмәте тарафыннан яклануы турында искә төшерде. “Сезнең кебек кешеләр белән аралашу, сезнең карашлар безгә һәм безнең белгечләргә бик файдалы, сез Татарстанны кечкенә бер яңа дөнья итеп күрәсез, – диде ул. – Бер гасырдан икенчегә күчкәндә, без әйләнә-тирәлеккә җитәрлек игътибар итмибез. Дөньяда күп нәрсәләр табигатькә зыян белән эшләнә. Кешеләр өчен яхшылык кылырга телибез, ләкин ахыр нәтиҗә кешенең үз мәнфәгатенә туры килми. Моны аңларга вакыт.” Аның сүзләренчә, экологик системалар һәм уникаль мәдәни ландшафтлар проблемасын кузгата торган Халыкара конгресс табигатькә игътибарлырак һәм саграк карарга ярдәм итәчәк.
Пит Уит очрашуда катнашучыларны Халыкара табигать саклау берлеге һәм аның Экосистемалар белән идарә итү комиссиясенең эшчәнлеге белән таныштырды. “Калев Сепп Татарстаннан кайтып, Казанда конгресс үткәрү белән кызыксыналар, дигәч, ХТСБда ул Конгрессны оештыру буенча башлангыч план төзелде, – дип дәвам итте ул, – Анда, мәсәлән, көнүзәк темалар буенча төп докладчылар итеп дөньякүләм экспертларны чакыру күздә тотыла.” Пит Уит, Халыкара конгресста катнашучыларга Россиянең һәм бигрәк тә Татарстанның табигый һәм мәдәни мирасны саклау һәм рациональ файдалану буенча бай тәҗрибәсе шактый кызыклы булыр, дип тә аеруча ассызыклап әйтте.
Бөтендөнья конгрессын оештыру һәм аның концепциясе буенча үз фикерләрен профессор Калев Сепп, Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков, К(И)ФУның экология һәм география институты директоры в.б. Светлана Селивановская, КГУКИ проректоры, ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Вәлиев та әйтеп узды.
Миңтимер Шәймиев, очрашуга йомгак ясап, конгрессның тематикасын да, программасын да ХТСБ вәкилләре белән бергә ныклап уйларга кирәк, дип белдерде. Экосистемалар һәм мәдәни ландшафтлар белән идарә итү буенча Бөтендөнья конгрессын Казанда 2015 елда үткәрү планлаштырыла.
Очрашуда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибгатуллин да катнашты.
Башкала кунаклары өчен “Казан Кремле” тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы буйлап күзәтү экскурсиясе дә оештырылды.
Белешмә өчен:
ЮНЕСКО башлангычы белән 1948 елда нигезләнгән Халыкара табигать саклау берлеге (ХТСБ) планетаның табигатен һәм биологик төрлелеген саклау проблемалары белән шөгыльләнүче иң өлкән һәм эре бәйсез халыкара коммерциясез оешма булып тора. Ул табигать саклауның тулай принципларын һәм стратегиясен төзи, дәүләтләрнең табигать саклау өлкәсендәге милли политика һәм халыкара хезмәттәшлек юнәлешләрен билгели.
Берлек 82 дәүләтне (шул исәптән Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы аркылы Россия Федерациясен), дөньяның 160 иленнән булган 200дән артык дәүләт оешмасын, 900дән артык дәүләттән тыш оешманы, 11 мең чамасы галим һәм экспертны берләштерә. ХТСБ составында 6 комиссия бар:
Төрләрне саклап калу комиссиясе;
Саклаулы территорияләр буенча бөтендөнья комиссиясе;
Экологик хокук комиссиясе;
Экологик, экономик һәм социаль политика комиссиясе;
Мәгариф һәм коммуникацияләр комиссиясе;
Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе.
ХТСБның югары органы – Генераль Ассамблея. Штаб-квартирасы Швейцариянең Гланд шәһәрендә. ХТСБ штатында 1000нән артык кеше бар. Президенты – Ашок Хосла.
Экосистемалар белән идарә итү комиссиясе (СЕМ) экосистемаларны көйләү һәм шуңа бәйле мәсьәләләр: әйтик, климат үзгәрүгә адаптация, табигый һәлакәтләр куркынычын киметү, экосистемаларның Кызыл исемлеге, экосистемаларны яңадан торгызу өлкәсендә эшләүче, бөтен дөньядан тупланган 800ләп ирекле экспертны үз эченә ала. Комиссия ХТСБның бүтән комиссияләре, региональ бүлекчәләре һәм глобаль тематик программалар белән тыгыз бәйләнештә эш итә. СЕМ өчен координатор булып Экосистемалар белән идарә итүнең глобаль программасы (ЕМР) тора, аның секретариатын финанслый һәм техник ярдәм күрсәтә. ЕМР хәзер ХТСБның Найроби (Кения) шәһәрендәге Региональ бүлекчәсе тарафыннан идарә ителә, ләкин СЕМда әгъзалык һәм коммуникация мәсьәләләре ХТСБның Швейцариядәге штаб-квартирасыннан көйләнә.
Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте белешмәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International