ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә калдыклар белән идарә итү һәм табигать саклау технологияләре буенча WASTETECH-2013 8нче Халыкара күргәзмә-форумы бара, аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнаша.
Чара Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрү кысаларында оештырылган. Ул җитештерү һәм кулланыш калдыкларын җыю, саклау, ташу, зарарсызлау һәм файдалану проблемаларын чишүгә, торак пунктларны санитар чистарту һәм төзекләндерүгә, су һәм һава бассейннарын саклауга, пычранган территорияләрне савыктыруга, яңартмалы энергия чыганакларын файдалануга, индустриаль куркынычсызлыкка һәм хезмәтне саклауга багышлана.

28
май, 2013 ел
сишәмбе
Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрү кысаларында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 2013 елның 5 июнендә Халыкара әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган чара үткәрү турында башлангыч белән чыкты.
“Әйләнә-тирәлеккә ноль тискәре йогынты” дип аталган бу акциянең максаты – әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыларны киметү һәм Россиянең табигый ресурсларына сак караш мәсьәләләренә предприятиеләрнең экологик җаваплы мөнәсәбәтен җәмәгатьчелеккә күрсәтү.
2013 елның 1-10 августында Казанда Яшь геологларның 9нчы ачык кыр олимпиадасы уздырылачак, ул Татарстанда нефть яткылыкларын эшкәртә башлауның 70 еллыгына һәм Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышлана.
Олимпиаданың төп максаты – сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, профессия сайлауда булышу, Россия һәм Татарстанның геология фәнендәге иң яхшы традицияләрне пропагандалау.
Тулырак белешмәләр http://special.rosnedra.gov.ru/article/6596.html сайтында.

24
май, 2013 ел
җомга
Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында 6 мең 872 бозыш ачыкланган. Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә шундый санны әйтте.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты.

23
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан ДТРК радиосының “Яңа көн” вакыйгалар панорамасы” программасы бүген республикада барган санитар-экологик икеайлыкка багышланган иде. Радио тыңлаучыларның сорауларына туры эфирда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары, Татарстанның табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Рәмил Низамов җавап бирде. Интервьюның тулы версиясен аудиоязма бүлегендә тыңларга мөмкин.

22
май, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе белән берлектә, башкаланың бистәләре буйлап пресс-рейд оештырды. Рейд барышында Салмачы һәм Көек бистәләре арасындагы территориядә рөхсәтсез каты көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланды. Көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарларын якындагы чокырга аударганнар.


21
май, 2013 ел
сишәмбе
Бүген Санкт-Петербургта VI Нева Халыкара экологик конгрессы үткәрелә. Конгрессның темасы “Экологик культура – экологик проблемаларны чишүнең нигезе” дип бирелгән. Анда биотехнологияләр, экология өлкәсендә инновацияләрне үстерү, экологик страхованиеның хокукый һәм хокук куллану аспектлары, җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләү проблемаларын тикшерү күздә тотыла. Конгресс эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнаша.
Конкурста катнашуга гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән класс укучылары, шулай ук Казан шәһәренең һәм Татарстанның башлангыч һәм урта махсус уку йортларының 14-17 яшьләрдәге укучылары, республика вузларының беренче-икенче курс студентлары чакырыла.
Конкурс мәктәп балаларын тикшеренү эшләре белән активрак кызыксындыру максатында оештырыла һәм, беренче тапкыр буларак, аларга ФГБОУ ВПО “КНИТУ” фәнни-җитештерү базасына керү аркылы чынлыкта эшләүче бизнес-модель төзү мөмкинлеге бирә.
Бүген Түбән Новгородта индустрия оешмалары җитәкчеләренең куркынычлы индустриаль калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия киңәшмәсе уздырыла. Аның эшендә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнаша.
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында төзелеш комын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районындагы “Татар Шатрашаны яткылыгы”, мергель эзләү һәм чыгару максатында Казан шәһәренең Киров районындагы “Аракчино”, ком һәм ком-вакташ токымнарын геологик өйрәнү, эзләү һәм чыгару максатында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районындагы “Үрьяды” җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләрен файдалану хокукына аукционнар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International