Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы 1 ноябрьдә региональ хакимият органнары вәкилләре өчен парник газлары чыгару күләмен ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне куллану турында семинар үткәрә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе субъектларында парник газлары чыгаруны ирекле инвентарлау буенча методик киңәшләрне РФ Хөкүмәтенең 02.04.2014 № 504-р күрсәтмәсе белән расланган “2020 елга кадәр парник газлары чыгару күләмен 1990 елга карата 75%ка кадәр киметү чаралары планына” яраштырып Россия Табигать министрлыгы әзерләгән. Аларны куллану Россия субъектларында
Казанда дүрт мәйданда: Батурин, Дзержинский, Павлюхин, Ипподром урамнарында үткән экологик акция барышында 5 тоннадан артык макулатура җыелды. Чараның йомгаклары турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКҖ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин
11 октябрьдә Ижовка авылы янында (Ижминводы санаторие төбәгендә) Кама суына өч мең сазан җибәрелә. Түбән Кама сусаклагычына балыклар җибәрү акциясен “Россиянең чиста елгалары” төркеме активистлары үткәрә. Алар бу эшне берничә ай элек башлаган. Майдан алып маймычлар алу өчен, төрле чаралар үткәреп һәм спонсор предприятиеләрне җәлеп итеп, 400 мең сум акча җыйганнар
Бүген Казанда көзге өмә үткәрелде. Шәһәрне җыештыруда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе, Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү район хакимиятләре, оешмалар һәм предприятиеләр, җәмәгать инспекторлары, студентлар, мәктәп балалары, битараф булмаган халык катнашты. Полигоннарга 800 тоннадан артык чүп-чар озатылды.
Кырым республикасының Ялта шәһәрендә Федераль экологик советның “Экологик мониторинг системасын үстерүнең төп юнәлешләре” дигән VI күчмә утырышы үткәрелде. Утырышта Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Морат Кәримов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Сидоров, Экология, табигатьтән файдалану, агроиндустрия һәм азык-төлек политикасы комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, Россия Табигать министрлыгы, региональ табигать саклау тармаклары, Росгидромет вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасында инструменталь
Үз алларына табигать саклау бурычларын куйган иң экологик предприятиеләр, уку йортлары, җәмәгатьчеләр, журналистлар “ЭКОлидер”, “Кеше һәм табигать” еллык конкурсларында катнашырга чакырыла. Материаллар 2016 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә. Йомгаклар декабрь аенда ясалачак. Конкурс әйләнә-тирәлекне саклау, җәмәгать игътибарын экологик куркынычсызлык
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үз территориясендә макулатура, пластик савыт һәм башка калдыклар җыю оештырды. Шундый ук чаралар Идел буе районында да үткәрелде. Казанлылар макулатура гына түгел, чүпрәк, полиэтилен, пластик савытлар һ.б. да тапшырды. Барлык җыелган нәрсәләр икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында, VI Яшь Татарстан гражданнары форумы кысаларында, “Экологик тәрбия” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Тәбрик сүзе белән Министрлыкның информация-анализ эшчәнлеге идарәсе башлыгы Инесса Яруллина чыгыш ясады. “Бүгенге көндә министрлыкның экологик агарту эшләре иң кечкенә балаларны да, вуз һәм ссуз студентларын да иңли, – диде ул. – Алар өчен уенлы чаралар, әкият, музыка һәм театр тамашалары оештырыла, хезмәт десантлары, флешмоблар, класс сәгатьләре
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына казанлылардан Серов урамындагы күл пычрану турында хәбәр керде. Шунда кичекмәстән Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе инспекторлары юнәлде. Территориянең санитар-экологик торышын тикшерү нәтиҗәсендә анда сероводород исле юынты су агызылу ачыкланды. Инспекция белгечләре
Бүген Казанда иң эре халыкара “Шелл” энергетика компаниясенең Идел буендагы беренче автоягулык станциясе ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, “Ядран-Ойл” ЯАҖ директорлар советы рәисе Ирек Салихов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев һәм хөрмәтле кунаклар катнашты. Делегация өчен экскурсияне исә “Шелл”ның Россиядәге автоягулык станцияләре челтәрен оператив үстерү идарәсе директоры Виталий Маслов үткәрде. Аның әйтүенчә, “Шелл