ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгында матбугат конференциясе булып узды, анда региональ дәүләти экологик һәм геологик күзәтчелек йомгаклары игълан ителде. Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкә- сендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакировның әйтүенчә, техник базаны нәтиҗәле куллану, республика территориясен һавадан күзәтү, пилотсыз очкычлар кулла- ну, Җәмәгать инспекторлары үзәге төзү нәтиҗәсендә Министрлык 2016 елда табигать законнары бозылуның 7 меңнән артык очрагын ачыклаган; республиканың суд приставла- ры службасы һәм прокуратурасы белән берлектә эшләү, административ материалларны эшкәртүнең сыйфатын яхшырту нәтиҗәсендә 35 млн сумнан артык штрафлар түләтелгән, бу бөтен 2015 елгы күрсәткечләрдән артык. Түләтү эшләре дәвам итә

Казанда “Чиста су. Казан” дигән VII махсус күргәзмә һәм конгресс ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм: “Экология елы дип игълан ителгән киләсе елда су саклау зоналарына зур игътибар биреләчәк” дип белдерде, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Вадим Никаноровка уңышлы тормышка ашырылган уртак проектлар өчен рәхмәт белдерде. Вадим Никаноров исә үз чыгышында: “Без Рөстәм Нургалиевичның 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итүен зур


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бөтен республика территориясендә студентлар, эшмәкәрләр, актив гражданнар катна- шында ачык ишекләр көне үткәрелде – Экологлар халыкның сорауларына җавап бирде һәм тәкъдимнәрен кабул итте. Министрлыкта узган очрашуда экология министры Фәрит Габделганиев: “Гражданнар- ның оператив мөрәҗәгатьләре аркасында экологик җинаятьләрнең күпчелеге “кайнар эздән” ачыла. Без халык белән максималь ачык эш итәбез. Ачык ишекләр көне халык фикерләрен тыңларга гына түгел, көнүзәк проблемаларны шундук чишәргә дә мөмкинлек бирә. Безгә халыкны экологик планда нәрсәләр борчыганны белү мөһим. Штрафлар буен- ча былтыргы нәтиҗәләрдән алда барабыз – 35 миллион сумлап штраф түләтелде. Моңа инспекторларның һәм җәмәгать инспекторларының ныграк эшләве аркылы ирешелде, тик, шул ук вакытта, гражданнар да күп булыша”, – дип белдерде. Яр ныгыту эшләре, тулай таралган файдалы казылмалар чыгаруга лицензияләр алу, табигать саклау программаларын формалаштыруда ярдәм, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисаплылыгы, чистарту корылмалары төзү, су куллануга рөхсәт алу мәсьәләләре буенча да җаваплар бирелде. 

Азнакайның 8нче балалар бакчасында “Тылсымлы үзгәрешләр” дип аталган экологик чара үткәрелде. Анда балалар пластик савытлардан, катыргыдан, фольгадан үзләре ясаган киемнәрне күрсәтте. Эшләрне Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары бәяләде.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында табигать саклау чараларының үтәлеше буенча муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Аерым алганда Экология министрлыгы инспекторлары рейдлар барышында ачыклаган калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын бетерү, муниципаль районнарга һәм шәһәр округларына ныгытылган, ясалма утыртмалары булган һәм булмаган ярларны һәм дамбаларны

29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Сочида Россия Табигать министрлыгы, “Тыюлыклар” экологик агарту үзәге һәм Кавказ биосфера тыюлыгы оештырган “Тыюлыклар эше. Йөзьеллык йомгаклар” халыкара конференциясе үткәрелә. Шуның белән Россиядә 2017 елда Аеруча саклаулы территорияләр елы башлана.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Экология министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясенә Олы Клыки бистәсе янында Нокса елгасыннан сасы ис килү турында хәбәр кергән иде. Бистәдә яшәүчеләр моның сәбәбен Глушко урамының 2нче йорты артындагы канализация коллекторыннан урманлык аша Нокса елгасына юынты су агып торудан күргән. Инспекция белгечләре, урынга барып, хәлне ачыклады. Пычрак сулар 3600 квадрат метрга җәелеп түгелгән. РФ КоАП 8.1 ст. буенча административ эш кузгатылды. Анализ нәтиҗәләре һәм күрелгән чаралар буенча материаллар Казан районара прокуратурасына җибәреләчәк, – дип хәбәр итә Экология министрлыгының 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлегенең башкаручы белгече Елена Гыйльмеҗанова һәм Казан ветеринар медицина академиясе студентлары Казанның Ласточкина исемендәге коррекцион мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен “Кече туганнарыбызга ярдәм” экологик акциясе үткәрде. Балаларга уен формасында табигатьтә үзеңне тоту, хайваннарга булышу, әйләнә-тирәлекне саклау кагыйдәләре аңлатылды, конкурс һәм викторина үткәрелде. Интернат-мәктәптә укучылар исә үзләренең җимлекләр һәм сыерчык оялары ясаулары турында сөйләде. Бу мәктәп укучылары “Сыерчыклар кайтты” (сыерчык оялары ясау) акцияләрендә актив катнашып, күп тапкырлар җиңү яулый килә. Чара Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы төзелүгә 10 ел тулуга багышлап үткәрелде. 


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бөтен республика территориясендә студентлар, эшмәкәрләр, актив гражданнар катна- шында ачык ишекләр көне үткәрелде – Экологлар халыкның сорауларына җавап бирде һәм тәкъдимнәрен кабул итте. Министрлыкта узган очрашуда экология министры Фәрит Габделганиев: “Гражданнар- ның оператив мөрәҗәгатьләре аркасында экологик җинаятьләрнең күпчелеге “кайнар эздән” ачыла. Без халык белән максималь ачык эш итәбез


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында җәмәгать фикерен белешү дәвам итә. Министрлык сайтының “Коррупциягә каршылык” – “Җәмәгать фикерен белешү, анкеталану” бүлегендә анкеталанырга мөмкин. Юнәлтмә: http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International