Казанда, Татарстанның барлык почмакларыннан килгән яшь эколог-активистлар катнашында, икенче “Мәктәп экопатруле” республика конкурсына йомгак ясалды. Ел эчендә мәктәп балалары Экология министрлыгы инспекторларына законсыз чүплек- ләр турында хәбәрләр җибәрә килде. Иң активлары бүләкләргә лаек булды. Аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрикләде. “Бу залга яшәгән җиребезгә, республикабызга, шәһәр һәм авылларыбызга, ата- аналарыбыз һәм әби-бабаларыбыз туган төбәккә аеруча ярату белән караучылар җыелган. Кеше, беренче чиратта, үз әйләнә-тирәсенең бер өлеше булып тора. Сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим. Сез Татарстан җирендә тормыш, экология яхшырак булсын өчен бөтенесен эшлисез. Өлкән дусларыгызга йөзләрчә проблемалы урынны бетерүдә булыштыгыз. Быел Татарстан укучылары экологларга табигать законнары бозылу турында 6.5 меңнән артык хәбәр җибәргән”, – дип белдерде министр
Документ, шулай ук вектор форматындагы логотип Россия Табигать министрлыгы сайтында урнаштырылган: (http://www.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=1921) – дип хәбәр итә Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте. Алдарак Россия Федерациясе Президентының табигать саклау, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле, Россиядә Экология елын үткәрүне оештыру комитеты рәисе Сергей Иванов ярашлы федераль һәм региональ чаралар өчен бердәм брендны раслаган иде
15 ноябрь көнне Универсиада авылында икенче “Мәктәп экопатруле” республика кон- курсына йомгак ясала. Конкурста катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары өчен төрле кон- курслар, викториналар, “Мавыктыргыч экология” тамашасы, эбру суда рәсем төшерү технологиясе, Рециклинг көненә багышланган икенчел чимал эшләнмәләре күргәзмәсе һәм тагын күп нәрсәләр оештырыла. “Мәктәп экопатруле” конкурсына 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангыч бирде. Ул елда яшь экологлар Экология министрлыгы инс- пекторларына рөхсәтсез чүплекләр турында 1166 фотолы хәбәр җибәрде. 2015/2016 уку елында конкурста даими катнашучылар берничә тапкыр артты, сан һәм сыйфат күрсәткечләре дә күпкә яхшырды.
XIII «Җир асты байлыкларыннан файдалануны дәүләти көйләү, 2016, Кыш» бөтенрос- сия конгрессында файдалы казылмалар чыгаруны лицензияләү, консервацияләнгән һәм бетерелгән скважиналарны куллану, җир кишәрлекләрен йолып алу, авыр чыгармалы хәзинәләр һәм башка мәсьәләләр тикшереләчәк.
“Табигатең” балалар һәм үсмерләр хәрәкәте кысаларында, РФА Вернадский ис. дәүләти геология музее базасында, Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Мосприрода” ярдәмендә VI ачык төбәк-ара экология фестивале үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгының матбугат хезмәте. Беренче “Тормыш агачы” фестивале 2012 елда үткәрелгән. Төп максаты – балалар һәм яшьләрне экология белән кызыксындыру. Биш ел эчендә фестиваль үз географиясен һәм күләмен шактый киңәйткән, бүгенге көндә аның кысаларында әйләнә-тирәлекне өйрәнү һәм саклауда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Урал
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы региональ кимәлдәге дәүлә- ти экологик экспертиза үткәргәндә җәлеп ителүче штаттан тыш экспертлар реестрын актуальләштерә. Каралучы мәсьәлә буенча фәнни һәм (я) практик белемнәргә ия булган һәм үзе белән килешенеп түбәндәге фән, техника, технология юнәлешләре буенча дәүләти экологик экс- пертиза үткәрүгә җәлеп ителгән белгеч дәүләти экологик экспертиза эксперты була ала: · Табигать тирәлеген саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү · Әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләү
2016 елның 23-25 ноябрендә Казанда VII “Чиста су. Казан” махсус күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә. Бу ике чараның бергә үткәрелүе алдынгы технологияләр күрсәтүне су хуҗалыгы тармагы алдында торган проблемалар турында фикер алышу белән берләште- рергә мөмкинлек бирәчәк. Киң колачлы программага түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, семинарлар, презентацияләр һәм башкалар кертелгән. Күргәзмәдә катнашучы предприятиеләр су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су бирү, юынты суларны чистарту һ.б. буенча бик күп җиһазлар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итәчәк.
Табигать саклау өлкәсендә актив эшләүче, ел эчендә Татарстан Экология министрлыгы инспекторларына һәм белгечләренә ярдәм иткән журналистлар, фотографлар һәм бүтән массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре еллык “Кеше һәм табигать” республика конкурсында катнашырга чакырыла. Катнашу өчен ирекле формада анкета тутырырга кирәк, анда ИФА, контакт белешмәләре, материаллар бастырылган я чыгарылган ММЧ атамасы күрсәтелергә тиеш. Материалларны бирү кагыйдәләре: – басма ММЧ мәкаләләрне, газета кисемнәрен я аларның күчермәләрен кушымталарга тиеш; – электрон ММЧ – чыгарылган материалларның скриншотларын кушымталарга тиеш; – теле-радиожурналистлар үз материалларын дискларда я теләсә нинди бүтән кулланышлы җирлектә бирә, аларның кыскача тасвирын / эчтәлеген кушымталый; – фотоматериаллар бастырылган рәвештә кабул ителә.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе “Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” кон- курсының “Продукцияләрнең һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшыртуга керткән зур өлеш өчен” номинациясенең “Татарстанның иң яхшы сынаучысы” субноминациясендә җиңеп чыкты. Казан ярминкәсендә узган бүләкләү тантанасында Татарстан индустрия һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урын- басары – әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Эколог
4 ноябрьдә Казанның Кирмән яр буенда, Авыл эшчәннәре сарае янындагы скверда, яшьләрнең “Ватан берләшмәсе” һәм “Татарстанда иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге” җәмәгать берләшмәләре башлангычы белән, Халык бердәмлеге көненә багышланган митинг-концерт үткәрелде. Чарада