Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре булачак педагоглар өчен дәрес үткәрде. Алабуга педагогия университетының биология факультеты студентларын Министрлык эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү өлкәсендә эш белән таныштырдылар. Ык буе ТИ белгечләре билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә министрлык тарафыннан зур игътибар бирелә. Кагыйдә буларак, ЭКОдәресләрдә табигатьтән рациональ файдалану, биологик күптөрлелекне саклау, экологик мониторинг, экологик юнәлешле акцияләр һәм мероприятиеләр үткәрү кебек темалар күтәрелә.
Очрашу йомгаклары буенча, экологлар эшен җентекләбрәк өйрәнү өчен, студентлар Ык буе территориаль идарәсенә барырга теләк белдерде. Аларны табигать саклау буенча дәүләт инспекторларының эше белән таныштырачаклар, әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглау турында сөйләячәкләр.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте